Хәрби хезмәткә чакыру карарын ел дәвамында үтәү турындагы проектны хупладылар
РФ Хөкүмәте хәрби хезмәткә чакыру турында карарны, алдагы чакырылыш чорында үтәлмәгән булса да, киләсе ел дәвамында үтәргә тәкъдим итүче закон проектын хуплады.
Документны Думаның оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов әзерләгән. Ул «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күздә тота, дип яза ТАСС.
Инициатива нигезендә, хәрби хезмәткә чакыру турындагы карар агымдагы чакырылыш чорында үтәлмәгән икән, димәк, ул карар кабул ителгәннән соң киләсе ел дәвамында үтәлергә тиеш була.
Моннан тыш, закон проекты берьюлы берничә район яки округ өчен бер чакырылыш комиссиясен оештыру мөмкинлеген бирә. Инициатива авторлары фикеренчә, бу процесска җәлеп ителә торган белгечләр (шул исәптән табиблар) санын киметергә, хәрби хезмәткә чакыру эшен оештыруны яхшыртырга ярдәм итәчәк.