ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Метшин Казанга эшләргә күченеп килергә теләүчеләр өчен шартлар тудырырга вәгъдә итте

0

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласына эшләргә күченеп килергә теләүчеләр өчен шартлар тудырырга вәгъдә итте.

«Мәгариф юнәлешендә генә түгел, шулай ук сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният юнәлешләрендә дә Казанга күченеп килергә теләүчеләр өчен барлык шартларны тудырачакбыз. Шулай ук, һичшиксез, бизнес-структураларыбыз буенча тәкъдимнәрнең бөтен палитрасы. Безгә IT-белгечләр дә, төзүчеләр дә, машина йөртүчеләр дә кирәк. Без аларның һөнәри үсеше өчен кирәкле шартларны тудырачакбыз», — дип ышандырды мэр.

Эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф учреждениеләре өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыруга конкурс башланып китү игълан ителде. Конкурска мәктәп һәм балалар бакчаларын, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен җитәкләргә теләүче кандидатлар гариза җибәрә ала.

Соңгы биш елда ТР башкаласына 1,3 меңнән артык педагог (шул исәптән узган елда 160 кеше) күченеп килгән.

Казанда 173 мәктәп һәм 308 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү муниципаль балалар учреждениесе эшли.