Татарстан Даими вәкиллеге Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган чараларда катнашты
Санкт-Петербург шәһәрендә Пискарев мемориаль зираты территориясендә монументка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды. Тантана Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Ленинград фронтының һәлак булган сугышчылары һәм Бөек Ватан сугышы корбаннары каберләренә чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге катнашты.
Татарстан Даими вәкиллеге делегациясе шулай ук Пискарев зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен көрәштә һәлак булган татарстанлылар истәлегенә Татарстан Республикасы куйган мемориаль плитәгә чәчәкләр салды. Ленинград блокадачыларын һәм ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге кадерле ветераннар һәм блокаданы кичергән кешеләрне Ленинград блокадасын өзү көне белән котлый.
Ветераннарыбызга, блокаданы кичергән кешеләргә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык иң матур теләкләрне телибез. Сез һәрвакыт үрнәк булачаксыз, без сезгә һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз. Яшь буынга тарихны истә тотуын һәм халкының батырлыкларын хөрмәт итүен телибез, диелә хәбәрдә.