Мамадыш районы башлыгы хәрбинең гаиләсен уллары тууы белән котлады
Ел башыннан Мамадыш районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге 8 бала тууын теркәгән, аларның 7се күп балалы гаиләләрдә туган. Бу хакта район башлыгы Вадим Никитин Телеграм-каналында хәбәр итте. Бу хакта «Нократ» сайты яза.
Мамадышта бала тууы турындагы таныклык алган гаиләләргә районнан бер тапкыр түләү билгеләнә.
Вадим Никитин хәрбинең хатыны Анастасия Деревцевага уллары тууы белән бәйле рәвештә 20 мең сумга сертификат тапшырды.
«Матвейның язмышы билгеле, әтисе аны хәрби итеп «күрә». Безнең гаиләләр белән горурланам. Барысына сәламәтлек һәм иминлек!» – дип язган район башлыгы.