ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Россия Мәгариф министрлыгы рус телен белүгә тест узу тәртибен раслаячак

0

Мигрантлар балалары, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан рус телен белүгә тест узу тәртибен РФ Мәгариф министрлыгы раслаячак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Иҗтимагый фикер алышуны уздыру максатларында РФ Хөкүмәтенең тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында чыкты. Документ турында фикер алышу 2025 елның 4 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, процессны методик яктан тәэмин итү Рособрнадзорны башкарачак. Баланы мәктәпкә керткәнче, аның РФ территориясендә законлы рәвештә булуын, шулай ук рус телен белүен тикшерәчәк. Тест дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмасында уза.

Мигрант балаларын мәктәпкә кабул иткәндә рус телен белү дәрәҗәсе башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек булырга тиеш. Мәҗбүри тестлаштыру инде 2025 елның 1 апреленнән үк кертелә, диелә хәбәрдә.