Татарстан халкын һава шартларының начараюы хакында кисәттеләр
Иртәгә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«27 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән боз катламы барлыкка килүе, юлларда көчле бозлавык хасил булуы көтелә», - диелә хәбәрдә.