ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Татарстанда салкын төннән соң -3 градуска кадәр җылыта

0

Бүген, 26 гыйнварда, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге салкыннардан соң (-24 градуска кадәр) һава температурасы көндез -3..-8 градуска кадәр (көнчыгышта урыны белән -11, Казанда -4..-6 градуска кадәр) күтәрелә.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу атнада Татарстанда температураның кискен үзгәрү сәбәпләрен аңлаткан һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде.