Миңнеханов КНИТУ-КХТИ студентлары белән аралашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Казан технология илкүләм тикшеренү университетында булудан һәм югары уку йорты студентлары белән аралашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, КНИТУ-КХТИда барлыгы 19739 укучы исәпләнә һәм 3 меңнән артык хезмәткәр эшли. Югары уку йорты составына 18 фәнни-тикшеренү институты, 3 филиал, 2 көллият һәм 1 лицей керә. «Уку, иҗат, спорт һәм ял итү өчен лаеклы шартлар тудырылган!» - дип өстәде ул.
Миңнеханов КНИТУ-КХТИның инновацион инфраструктурасын аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сүз 38 кече предприятие һәм илнең алдынгы фәнни һәм мәгариф учреждениеләре булган 26 фәнни-мәгариф үзәге турында бара.
«Казан технология илкүләм тикшеренү университеты студентлары белән аралаштык. Студентларның акыллы, талантлы, инициативалы һәм актив егетләр-кызлар булуына сөендек!», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзе очрашкан студентлар турында.
«Һәм, әлбәттә, форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр Татьяна көне белән котлыйм!» - дип тәмамлады Татарстан Рәисе.