ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Ленинградны блокададан азат итү көнен россиялеләр өчен мөһим вакыйга дип атады

0

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны блокададан азат итү көне - Россиянең барлык гражданнары өчен мөһим вакыйга. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул турыда белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Киләсе дүшәмбедә илдә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Блокада 872 көн дәвам итә һәм Бөек Ватан сугышы тарихында иң батыр гамәлләренең берсенә әверелә. Республикада төрле чаралар узачак, шул исәптән мемориалларга һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салу, шулай ук һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итү», – диде Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче меңнәрчә кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән ТАССРга. Хәзерге вакытта республикада «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 70тән артык ветеран бар, шуларның 48е Казанда яши.

«Безнең бурыч – аларны кайгырту һәм тиешле игътибар бирү. Барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек һәм бәхет телим», – диде Татарстан Республикасы Рәисе.