ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Шәйхразыев Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

0

Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Биредә 2025 елга эш планы һәм бурычлары турында фикер алышынды.

Чарада Түбән Новгород өлкәсенең эчке төбәк һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары Дмитрий Грачев, Түбән Новогород шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Ирина Кондырева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Юрий Станкевич, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәт буенча утырыш Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Дога уку өчен сүзне Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировка бирделәр. Алга таба Васил Шәйхразыев катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм федераль округларда ел саен үткәрелә торган очрашулар турында сөйләде.

Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең чыгышлары башланыр алдыннан 2024 елда Татарстан Республикасының казанышларына багышланган фильм күрсәтелде.

Аннары сүз Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә бирелде. Аларның һәркайсы ирешелгән нәтиҗәләр турында үз фикерләрен әйтте һәм киләсе елга эшнең төп бурычларын һәм юнәлешләрен билгеләде.