ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Путин Татарстанда яшәүче 17 кешене орден һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде

0

Татарстанда яшәүче 17 кешегә орден, мактаулы исемнәр һәм бүләкләр бирелде. Бу хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

«Азбука сыра» ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Марат Моратов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Территорияләр белән эшләү буенча Татарстан лидеры идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов Дуслык орденнары белән бүләкләнде.

Дәүләт башлыгы «Татарстан ДТРК» директоры Фирдүс Гыймалетдиновны I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. ТР Хөкүмәте каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Максим Денисов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы урынбасары — Республика эпидемиологик мониторинг үзәге җитәкчесе Дмитрий Лопушов, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әлфия Титова, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, крестьян хуҗалыгы башлыгы Илсур Дияров II дәрәҗәдәге шундый ук орден медальләренә лаек булды.

Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриевка Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

«Горводзеленхоз» МУП идарәчесе Роза Җаббаровага һәм Казан башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Наил Минвәлиевка Россиянең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре исеме бирелде.

«TAHEKO» АҖ нефть эшкәртү заводының технологик насослар (компрессорлар) машинисты Сергей Волков, «TAHEKO» АҖнең химик анализ лаборанты Фидания Илдарханова, «TAHEKO» АҖ нефть эшкәртү заводының технологик насослар машинисты Ирек Таҗетдинов Россия Федерациясенең атказанган химиклары дип танылды.

Казан федераль университеты профессорлары Борис Малкин һәм Федор Сундуров «Остазлык өчен» билгесе белән бүләкләнде.