ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Лениногорск акробатлары халыкара турнирда җиңде

0

Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбе акробатлары халыкара турнирда чыгыш ясады. Безнең спортчыларның уңышы – ике җиңү һәм 2 призлы урын. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Исламия Галимова яза.

Спорт акробатикасы, акробатик юлда һәм батутта сикерү буенча Халыкара ярышлар Казахстанның Петропавловск шәһәрендә булды.

Ул республиканың атказанган тренеры Анатолий Ямпольский истәлегенә багашланды. Лениногорск акробатлары бу бәйгедә аеруча югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Безнең якташларыбыз, спорт мастерлыгына кандидатлык программасы буенча көч сынашкан яшь акробатика осталары Даниил Неустроев һәм Артём Ганиев пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Башкалар да алардан чак кына калышты.

Спорт мастерлыгына кандидат программасы буенча тагын бер спортчы Илназ Гәрәев бронза яулады. 2нче спорт разряды программасында ярышучы Самир Шакиров та өченче урынны алды.

Анатолий Ямпольский – Казахстанның атказанган тренеры, Петропавловск шәһәрендә яшәгән. Илле елан артык тренер булып эшләү дәверендә акробатика буенча йөздән артык спорт мастерын һәм уннан артык халыкара класслы спорт мастерын тәрбияләгән.