Түбән Камада Ленинград блокадасын өзү көнендә икмәк өләшү истәлекле акциясе була
27 гыйнварда Ленинград блокадасын өзүнең 81 еллыгында Түбән Камада «Блокада икмәге» акциясе узачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Программада: сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы турында мәгълүмат буклетлары тарату, сугыш чоры әйберләре, тематик китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе.
Традиция буенча акциядә катнашучылар барлык теләүчеләргә 125 граммлы арыш ипиен өләшәчәк.
Акция 14:30 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр шәһәрнең дүрт мәйданчыгында: Төзүчеләр проспектындагы үзәк базар янында, Кайманов урамындагы татар драма театры янында, «Сити Молл» (Химиклар проспекты) һәм «Барс-3» (Менделеев ур.) сәүдә үзәкләре янында узачак, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.