Казанда административ бинага ут төртергә маташкан егетне эзлиләр
Казанда билгесез егет 1 Май урамындагы административ бинага ут төртмәкче булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, йөзен каплаган егет янучан сыеклык тутырылган шешәне бинага ыргыткан һәм качып киткән. Утны тиз арада сүндергәннәр.
Ут төртүче егетне хәзер полиция эзли.