ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды

0

Изге Рамазан ае алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н тәкъдим итә. Бу уникаль көндәлек Рамазан чорында вакытны дөрес бүләргә, көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итү белән бергә, гыйбадәткә игътибарны арттырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүртенче ел рәттән «Рамазан көндәлеге» популяр булып кала, һәм бу гаҗәп тә түгел – ул фарыз һәм нәфел гыйбадәтләрне генә түгел, ә көндәлек бурычлар турында да онытмаска ярдәм итә. Көндәлекнең 3000 данәдән артык тираж белән чыгуы аңа ихтыяҗның зур булуын күрсәтә.

«Рамазан көндәлеге» 30 биттән тора, аларның һәрберсе изге айның бер көне өчен билгеләнгән. Ул дин кардәшләребезгә Коръән укыганны билгеләп барырга, Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапларга ия булыр өчен, нинди изге гамәлләр кыла алуыбызны һәм Раббыбызның исемнәренең мәгънәләрен искә төшереп торачак, диелә хәбәрдә.