ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан федераль исемлеккә кертү өчен 26 яңа буын татар теле дәреслеген әзерләгән

0

Россия Мәгариф министрлыгына федераль исемлеккә кертү өчен узган елның августында Татарстан татар теле һәм әдәбияты буенча 26 яңа буын дәреслеген җибәргән. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан 86 укыту-методик комплект федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. 2024 елның августында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты», «Мәгариф-Вакыт нәшрияты», «Татармультфильм», шулай ук «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе эшләгән яңа буын 26 дәреслек җибәрелде», - диде ул.

Аның әйтүенчә, 2022 елның сентябреннән мәктәпләрдә яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары гамәлгә кергән. «Алар республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүне күздә тота. Яңартылган стандартлар буенча туган тел һәм әдәбият – мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри фәннәр. Ата-аналар рус телен яки башка телләрдән – Россия халыклары телләре арасыннан туган тел итеп сайлый ала», - диде министр.

«Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елда рус теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең бердәм линейкасын эшләү буенча йөкләмәсе бар. Россия халыкларының туган телләренә кагылышлы йөкләмә дә бар. Анда дәреслекләрнең бердәм линейкасы турында әйтелә. Бездә өч юнәлеш бар – татар мәктәпләрендә татар балалары һәм рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дәреслекләр, дәүләт теле буларак татар теле дәреслеге», - дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.

Моннан тыш, Россиядә 2025 елның 1 июненә кадәр дәүләт тел сәясәте нигезләре проекты эшләнергә тиеш. «Бу чара шулай ук РФ Президенты йөкләмәләре исемлегенә керә», - диде ул.

«Туган тел дигән төшенчәсе хәзер үзгәртеләчәк: ул Россия төбәгендә яшәүче халыкларның теле дип үзгәртелә. Алга таба ничек булыр? Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты вәкилләре белән эш алып барабыз, алар да бу мәсьәлә буенча белеп бетерми. Өйрәнәләр. Дәреслекләр буенча куркырлык әйбер юк», - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин фикеренчә, документта гражданнарның туган телдә белем алу хокукы, туган телләрне барлык дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге, Россия халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру, туган телләрдә фәнне үстерү, республикаларның дәүләт телләрен тормышның барлык өлкәләрендә куллану һичшиксез исәпкә алынырга тиеш.

«Иң мөһиме – телләрне саклап калу. Бездә 84 чуваш, 20 удмурт, 16 мари, 3 мордва, 1 иврит мәктәпләре бар. Балаларның 26 проценты татар телендә белем ала. Тәрбия классларын исәпкә алсак, бу сан – 54 процент тәшкил итә. Татар телен туган тел буларак 63,5 процент бала укый. Рус телен туган тел буларак сайлаганнар – 35,3 процент», - дип искәртте министр.