ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Яңа исем» проекты шәкертләре «Әдәби әсәрләрдә дини мотивлар» темасына фикер алышачак

0

Бүген 13.00 сәгатьтә «Яңа исем» әдәби лабораториясе шәкертләре, студентлар, укытучылар Россия ислам институты белгечләре белән «Әдәби әсәрләрдә дини мотивлар» темасына фикер алышачак. Очрашуга керү ирекле.

«Әдәби әсәрләр язганда дини темага туган сорауларга җавап эзләячәкбез. Очрашуда шулай ук ислам мәгарифе музее, китапханә, уку йортлары белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Очрашуда «Яңа исем» шәкертләре һәм студентлар да була», – диде «Яңа исем» проекты җитәкчесе, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүзә Закирова.

Дискуссиядә Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарих фәннәре кандидаты, институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Радик Зәбиров, уку-укыту эшләре буенча проректоры Рамил Гыйззәтуллин, уку-укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, филология фәннәре кандидаты Венера Гарипова-Хәсәншина, гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Айдар Кәрибуллин, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина һ.б. катнаша, диелә хәбәрдә.