ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда һөнәри белем бирү учреждениеләренең өч тулай торагы ремонтланачак

0

Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тагын өч тулай торагына капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Быел Әгерҗедә тулай торакка ремонтны ясап бетерәчәк, Апаста яңа тулай торак салынды, Казан педагогик көллиятенең тулай торагы ремонтланачак. 2020 елдан һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлдә. Аны гамәлгә ашыру чорында 33 объектта ремонт эшләре башкарылган», - диде министр.

Аның сүзләренчә, Чаллыда «Виктор Поташов исемендәге техника көллияте» Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Петр Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе» өчен яңа тулай тораклар төзү мәсьәләсе карала.

«Республикада 100 урта һөнәри белем бирү учреждениясе бар. Шуларның 88е – дәүләтнеке, 12се – дәүләтнеке булмаган учреждение. Барлыгы 84 мең бала укый. Әлеге көллият һәм техникумнарның 65 оешмасында студентлар тулай тораклары бар. Алар безнең министрлыкка карый. Барлыгы 82 тулай торак каралган. Әлбәттә, ул яшьләрне кабул итү өчен, аларга шартлар тудыру өчен кирәк. Бу юнәлеш буенча эш алып барыла», - диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләп үткәнчә, быел урта һөнәри белем бирү оешмаларын һәм аларның тулай торакларын ремонтлау буенча федераль программа эшли башлаган. Мәсәлән, әлеге программа буенча Чаллы политехник көллиятенә ремонт өчен федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк.