ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәт галим Зәбих Искужин исемен кире кайтарырга омтылган

0

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт шагыйрь Сәйфи Кудаш белән галим Зәбих Искужинның исемен кире кайтарырга теләвен ачыклаган. Бу хакта ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган ачык лекциядән соң сөйләде.

«Нәкый Исәнбәт архивында мин Зәбих Искужинның дәфтәрләрен таптым. Исәнбәт шагыйрь Сәйфи Кудаш белән Зәбих Искужин исемен кире кайтарырга омтылган. Чөнки Зәбих Искужин иң беренчеләрдән булып Шәехзадә Бабич иҗатын өйрәнә. 1967 елда Шәехзадә Бабичка багышланган хезмәтләрнең бер өлешен генә бастырганнар. Чөнки Бабичның исеме кайтарылмаган була, башка өлешләре – милли хәрәкәткә бәйле материаллар бастырылмыйча кала», - диде галимә.

Аның әйтүенчә, архивта шулай ук Нәкый Исәнбәтнең Шәехзадә Бабичка багышлап язылган монографиясе бар. «Иң кызыгы шул: Нәкый Исәнбәт вафат булгач, бу кулъязма Татарстан китап нәшриятына җибәрелгән була. Кызганыч, бу кулъязма китап нәшриятында шул килеш бастырылмыйча яткан. Ни өчен? Бу сорауны әле ачыклыйсы бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Нәкый Исәнбәт архивы

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Галим, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Зәбих Искужин – күренекле әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең иң көчле шәкерте була. 1929 елның сентябрендә Башкорт халык комиссариаты мәгарифе юлламасы белән Казанга килә, Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә, аны 1931 елда тәмамлый. 1932 елның сентябрендә Татар педагогия институтының аспирантурасына укырга керә, аны 1935 елда тәмамлый», - дип таныштырды галимә.

Миләүшә Хәбетдинова Зәбих Искужинның баштан Һади Такташ буенча диссертация язганын, әмма аны бастырмаганнарын әйтте. «Шулай итеп, Зәбих Искужин белән Нәкый Исәнбәт бәйләнешкә керә, Исәнбәт аңа булыша. Искужин бу вакытта Башкортстанга чыгып китә һәм Шәехзадә Бабич эзләреннән йөри. Дәфтәрендә яңа монография язып чыга. Зәбих Искужин «Шәехзадә Бабич иҗаты» темасына диссертация яза һәм 12 кеше арасында яклауга әзер хезмәт белән тәмамлаган бердәнбер аспирант була», - диде.

Нәкый Исәнбәт архивы. Зәбих Искужинга таянып, Шәехзадә Бабичның үтерелү вакыйгасы язылган.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Зәбих Искужин Татарстан Язучылар берлегендә тәнкыйтьчеләр бүлеген җитәкли һәм «Татарстан» радиосында эшли башлый. Кинәт кенә йогышлы авырулар хастаханәсенә эләгеп, ул бер көн дигәндә юк була. Кызганыч, каберен дә таба алмадык. Нәрсәдән вафат булганын да белеп булмый», - диде ул.

Шәехзадә Бабичның рус телендәге биографиясе.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Галимә Зәбих Искужин архивының бер өлешен Галимҗан Нигъмәтинең шәкертләре Башкортстанга – галимнең туганнарына алып киткәннәрен әйтте. «Бер өлеше галим Хәсән Хәйринең архивында сакланган, хәзер ул архив – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәгендә. Бер өлеше – Нәкый Исәнбәт архивында», - диде Миләүшә Хәбетдинова.

Шулай ук, Нәкый Исәнбәт архивында Шәехзадә Бабичның туганы язып калдырган дәфтәр дә табылган. «Туганы рус телендә Бабичның биографиясен яза һәм Мәскәүгә җибәрә. Татарча вариантны Сибгат Хәким аша Казанга җибәргән булган. Бер тапкыр хәер-фатиха биргән Шәехзадә Бабичка Нәкый Исәнбәт гомере буе рәхмәтле булган», - диде ул.

Нәкый Исәнбәт архивы

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина