ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү буенча Координация советы барлыкка килде

0

Казанда махсус операция хәрбиләренә ярдәм күрсәтү буенча Координация советы оештырылды. Аның составына гуманитар берләшмә тәкъдим иткән волонтерлар керде. Катнашучылар оештыру җыелышында беренче чираттагы бурычлар, шул исәптән намуслы җитештерүчеләр реестрын булдыру, махсус хәрби операция ихтыяҗларына эшләнмәләр әзерләү өчен транспорт һәм бүлмәләр куллану мәсьәләләрен координацияләү хакында фикер алышты.

Координация советына кандидатураларын волонтерлар берләшмәсе тәкъдим иткән хәйрия һәм волонтер оешмалары җитәкчеләре керде.

Алар арасында «Десантчылар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге рәисе Юрий Суворов, хәрби хезмәткәрләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча «Җиңү өчен! Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Евгения Коцарь, «Тыныч күк өчен» хәйрия фонды рәисе Тимур Эткеев, «Максимов урамында» волонтерлык гуманитар пункты җитәкчесе Алсу Фазуллина, Серафим Саровский чиркәвендә волонтерлык гуманитар пунктын оештыручы, гуманитар ярдәм җыю координаторы Мария Ефремова, ТР чик сакчылары берләшмәсе рәисе урынбасары Айрат Абдуллин һәм Татарстанда гомумроссия Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов бар.

Очрашу кичә Казан мэриясендә узды. Анда башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алиев һәм социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова катнашты.

«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче һәм беренче гуманитар форумда катнашкан оешмаларга советка кертү өчен кандидатуралар күрсәтергә тәкъдим иттек. сораштырылганнарның күбесе сезне атады. Шундый составта эшли башларга тәкъдим итәбез. Әгәр тәҗрибәле һәм абруйлы кешеләрне советка кертү турында тәкъдим булса, мондый мөмкинлек каралырга тиеш», - диде Булат Алиев.

Җыелышта катнашучыларның уртак карары белән Координация советы белән җитәкчелек итүне Юрий Суворовка ышанып тапшырдылар. «Тормышның кадерен беләбез» хәйрия оешмасы җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин – аның беренче урынбасары, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» проектына нигез салучыларның берсе Анна Артемьева урынбасары итеп сайланды. Ирина Смирнова секретаре итеп билгеләнде.

Координация советы волонтер оешмалары арасында үзара бәйләнешне җайга салырга, аеруча кискен уртак проблемаларны хәл итәргә, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтү буенча көчләрне координацияләргә, шулай ук бу өлкәдә мошенниклык схемаларына каршы тору өчен механизмнар булдырырга ярдәм итәчәк.

Волонтерлар йөк илтә торган машиналарны ремонтлау мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар – сугыш хәрәкәтләре зонасында юллар начар булу һәм пилотсыз очкычлар һөҗүм итү сәбәпле транспортны еш ремонтларга кирәк, ә бу хәйриячеләргә кыйммәткә төшә.

Җыелышта катнашучылар маскировка челтәрләре әзерләү өчен материаллар һәм станокларны күпләп сатып алу, яңа остаханәләр ачу өчен бүлмәләр бүлеп бирү яки булганнарын киңәйтү, волонтерлар өчен беренче медицина ярдәме курслары үткәрү, төрле оешмаларның мөмкинлекләре күрсәтелгән сайт ачу һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Киңәйтелгән составтагы киләсе утырышны февральдә үткәрергә ниятлиләр.