ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядән кайткан шәфкать туташы белән очрашу булды

0

Яшел Үзән районы Норлат мәктәбен тәмамлаучы, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында эшләүче Рания Сабирова белән очрашу узды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Рания ел ярым Белгород шәһәренең хәрби госпиталендә шәфкать туташы-анестезиолог булып хезмәт итә. Ул укучыларга үзенең авыр эше, яралыларга мөнәсәбәте, патриотлык төшенчәсенең тирәнлеге турында сөйләде. Укучылар аның аша яраланган солдатларга хатлар тапшырды. Батырлык галереясендә истәлеккә дип фотога да төштелә»р, – дип яза Роза Ягудина.