ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

«Госуслуги РТ 2.0» мобиль кушымтасын 2025 елда эшләтеп җибәрәчәкләр

0

«Госуслуги РТ 2.0» мобиль кушымтасын быел эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин сүзләренчә, ведомствоның 2025 елга төп бурычы – республиканың төрле сервисларын һәм хезмәтләрен телефонга урнаштырыла торган бердәм программага туплау.

Начвин сүзләренчә, «Госуслуги 2.0» – «иске» «Татарстан Дәүләт хезмәтләре»нә ребрендинг ясау. Ул хәзерге кушымтада булган барлык гадәти сервисларны, халык контроле сервисын, «Локоло»ны, шулай ук яңа дәүләт консьержы сервисларын («Госконсьерж») үз эченә алачак.

Шулай итеп, Татарстан халкына һәр ихтыяҗ өчен күпләп кушымталар йөкләргә кирәк булмаячак, кирәкле барлык сервислар бер сервиста була һәм ул яңалары белән тулыланып торачак.

Министр урынбасары яңа «Госконсьерж» сервисына аерым тукталды. Әлеге сервис республика халкына күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре белән видеоэлемтә аша турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирәчәк.

«Цифрлаштыруларга да карамастан, күп функцияле үзәкләргә көненә 15 мең кеше ничек йөргән булса, һаман шулай йөри, чөнки үзәк хезмәткәрләре төрле нәрсәләрне дөрес итеп ничек теркәргә икәнен белә. Ягъни, хәзер кешеләр вакыт уздырмыйча, өйдә яки эштә генә утырып КФҮкә барып кайткан кебек була», – диде Начвин.

Сервисны эшләтеп җибәргәндә идентификация һәм аутентификация бердәм системасыннан (ЕСИА) логин һәм пароль кирәк була, әмма киләчәктә биометрик мәгълүматлар куллану планлаштырыла дип өстәде ул.