ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зәйнең «Тынычлык» мәчете ун еллык юбилеен билгеләп үтте

0

Бүген Зәйнең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Зәй-информ» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Әлеге уңайдан иман йортында юбилейны искә алып дини чара үтте. Өйлә намазы мәчет төзелешендә катнашучылар, Тынычлык бистәсе өлкәннәре, бирегә даими килеп дини йолаларны үтәп йөрүчеләр, районның дин әһелләре катнашында күмәк укылды. Шушы дәвер эчендә мәчеттә имам булып Рөстәм хәзрәт Дәминов эшли.

«Мәчетебез Аллаһының рәхмәте белән моннан ун ел элек сафка басты. Кыргый чаганнар үсеп утыручы бу урынны без ул вакыттагы район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов белән бергәләп сайлап, мәчет өчен яхшы урын булыр, дип тәгаенладык. Төзелеш башлаганчы документлар рәсмиләштерү, әлеге мәйданны тәртипкә китрерү шактый көч сарыф итте. Мәхәлләбезгә иман йорты кирәк булуны дәлилләп эш башлавыбыз юкка булмады, бу изге эшкә барлык Мирный бистәсе халкы кушылды. Хәтта христиан динендәгеләр дә аның төзелешенә акчалата ярдәм итте. Ә мәчет төзелешенең күпчелек зур чыгымнарын Саматовлар гаиләсе үз өстенә алды. Алар бу изге эшне әти-әниләре рухына багышлады. Шулай ук эшмәкәрләребез Ленар Харрасов, Рәйхан Миназиев, Ленар Шаһиев һәм башкалар техника белән дә, акчалата да зур ярдәм ясадылар. Урман хуҗалыгы оешмасының да ярдәме зур булды. Кыскасы, мәчетебезне изге күңелле кешеләр яшәтә», — ди Рөстәм хәзрәт.

2015 елның 15 гыйнваренда әлеге гыйбадәтханә шәһәрдә бишенче мәчет буларак ишекләрен ачкан. Аны ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин шәхсән катнашып, аның эшенә фатыйха биргән.

Мәчеттә һәр көн саен азан әйтелә, хатын-кызлар өчен укулар оештырыла, махсус хәрби операциядәгеләр өчен мәхәлләнең мөселман хатын-кызлары җыелып токмач кисә. Әлеге мәчет олы юл өстендә урнашу сәбәпле бирегә кереп намаз укучы юлаучылар да күп икән. Ә моны башкару өчен мәчеттә бөтен уңайлыклар тудырылган, тәһарәтләнү урыннары бар.

Тынычлык мәчетен ун еллык юбилейлары белән котлап район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов, Иске Зәй бистәсе мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов чыгыш ясады, мәчетнең эшенә югары бәя бирделәр.

«Тынычлык мәчете районда динебезне үстерүгә зур өлеш кертеп эшләүче үрнәк мәчетләребезнең берсе. Монда үз эшенә бирелгән имам Рөстәм хәзрәт, аның даими ярдәмчесе, биш вакыт намазга дәшеп еш кына азан әйтүче Сәлим абый, хатын-кызларыбыз эзлекле эш алып бара. Намаз укырга кергән мосафирлар тарафыннан да без бары тик җылы сүзләр генә ишетәбез. Шулай ук, мәчет өчен булышлык итүче барлык изге күңелле кешеләргә, эшмәкәрләребезгә зур рәхмәт», — дип үз фикерләрен район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин җиткерде.

Юбилей уңаеннан Тынычлык мәчетенә кар чистарту җайланмасы бүләк ителде.