Түбән Кама спортчылары ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегендә 3 алтын медаль яулады
19 гыйнварда «Факел» спорт залында 2008 һәм 2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең барлык авырлык категорияләрендә финал ярышлары узды. Түбән Кама спортчылары өч алтын, биш көмеш һәм алты бронза медаль яулады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама беренчелеккә шәһәрнең спорт мәктәпләре һәм клубларыннан иң яхшы 46 көрәшчене чыгарды – шулардан Никита Просвиркин (45 кг), Игорь Каргин (60 кг) һәм Әмир Әюпов (110 кг) алтын медаль яуладылар.
Беренчелектә республиканың 15 районыннан барлыгы ике йөзгә якын спортчы катнашты. Алар Татарстанны Бөтенроссия ярышларында тәкъдим итү мөмкинлеге өчен көрәште. Барлык көрәшләр тәмамланганнан соң, җыелма командалар формалаштырылды, алар 7-8 февральдә Чабаксарда федераль округ беренчелегендә чыгыш ясаячак.