Татарстан халкына Каюм Насыйрига багышланган тәңкәне тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстанның Мәдәният министрлыгы коллегиясендә Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин республика халкына мәгърифәтче галим Каюм Насыйрига багышланган истәлекле тәңкә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге бу тәңкәне быелның 15 гыйнварында Россия Банкы чыгарды, ул мәгърифәтченең тууына 200 ел тулуга багышлана. Тәңкәне, 80 ел элек, 1945 елда Каюм Насыйрига багышланган спектакль чыгарган Камал театрының яңа бинасында тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Милли банкның матбугат хезмәте.
Тәңкәне Санкт-Петербургтагы Монетный дворда сукканнар. Эретмәнең пробасы 925, чиста көмеш массасы 15,5 грамм, диаметры – 33 миллиметр.
Тәңкәнең кире ягында – Каюм Насыйриның китапханә һәм китаплар тезелгән өстәл фонындагы сурәте. Китап киштәләре филигрань ысулы белән ясалган ул, лазерлы тоныкландыру дип атада.
Каюм Насыйрига багышланган тәңкәнең башка истәлекле тәңкәләрнеке кебек үк номиналы бар (2 сум) һәм ул түләү өчен кулланыла ала. Каюм Насыйри истәлегенә чыгарылган тәңкәнең тиражы – 3 мең данә.
Баштарак Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Каюм Насыйрига багышланган тәңкә чыгуны республиканың җиңүе дип атаган иде.