ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Яшәү өчен кирәкле дарулар исемлегенә 18 препарат өстәделәр

0

Яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлеген 18 препарат, шул исәптән сөяк җелеге яман шешенә каршы дарулар белән тулыландырдылар. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин сөйләде.

«Бүген тагын 18 атама белән тулыландыру карары кабул ителде. Аларның күбесе авыр чирләрне, олы кешеләрдә онкологиянең аерым төрләрен дәвалау өчен, үпкәләрнең хроник авыруы булганда терапия өчен, бронхиаль астма, шикәр диабеты булганда кулланыла», – диде Хөкүмәт башлыгы.

Исемлеккә сөяк җелегендә яман шешкә каршы көрәшү өчен кирәкле препарат та кертелгән.