ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан ике бригада Лисичанскида суүткәргечтәге аварияләрне юкка чыгарырга булышкан

0

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскиның Водоканал оешмасы директоры Олег Чернопятко белән яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстаннан килгән авария бригадалары эше турында сөйләште.

Татарстаннан килгән ике бригада саллы гына эш күләме башкарган, шәһәрдәге суүткәрү челтәрләрендәге авария хәлләрен юкка чыгарырга булышкан. Шәһәрнең су белән тәэмин итү системаларын эшләтеп җибәрү шартларында Татарстан белгечләре магистраль һәм челтәр суүткәргечләрдә 20гә якын зыянны бетергән.

«Аларның ярдәме бәяләп бетергесез булды. Су агып яткан җирләрне оператив рәвештә бетерү аркасында без шәһәрне су белән тәэмин итү системасының югары һәм түбән басымлы өлешләрен эшләтеп җибәрә алдык. Егетләр пластик торбалар белән дә, тимер торбалар белән дә эшли, атышлар аркасында барлыкка килгән зыянны бетерә», – диде Олег Чернопятко.

Авария бригадалары Лисичанскида эшләрен дәвам итә, алар шәһәрнең үзәк өлешендә эшли. Водоканал җитәкчелеге Татарстан белгечләренә рәхмәт әйтте, аларның осталыгын аерым билгеләп үтте.