Черек күлдәге шугалак һава торышы аркасында көндез үк ябыла
Казанның Черек күл паркындагы шугалак бүген кичкә кадәр эшләми, аномаль җылы һава торышы аркасында көндез үк ябыла. Бу хакта Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Һава торышы шартлары аркасында Черек күлдәге шугалак бүген 10:00нан 14:30 сәгатькә кадәр ачык була. Прокат пункты 13:15 сәгатькә кадәр эшли», – диелә дирекция хәбәрендә.
Якшәмбе көнне Татарстанда һава температурасы +1 градуска кадәр җылына (Казанда – -1..+1 градус көтелә). Бераз явым-төшем, шул исәптән җепшек кар явуы көтелә.
Бу кышта Черек күлдәге шугалакны һава торышы аркасында берничә мәртәбә яптылар. Җомга көнне, 17 гыйнварда монда Илья Авербухның WinterFest бөтенроссия кышкы фестивале узган иде.