ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Думасы Россия бюджетының пенсияләргә өстәмә индексация ясарга әзер булуын әйтте

0

Федераль бюджет иминият пенсияләрен өстәмә индексацияләргә әзер. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт буенча комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина әйтте дип яза РИА Новости.

«Парламент караган һәм кабул иткән ил бюджеты, әлбәттә, мондый чараларга әзер», – дип ышана депутат.

Стенякина бәяләмәсе буенча, иминият пенсияләрен өстәмә индексацияләү Россиядәге 40 миллионга якын пенсионерга кагылачак.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 ел йомгаклары буенча Россиядә инфляция 9,52 процент булган. Шул ук вакытта иминият пенсияләре эшләүче пенсионерлар өчен дә, эшләмәүче пенсионерлар өчен дә 2025 елның гыйнварында нибары 7,3 процентка гына индексацияләнде.

1 февральгә кадәр Россия Хөкүмәте узган елгы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, пенсияләрне өстәмә индексацияләү турында карары кабул итәргә мөмкин. Шулай итеп, өстәмә арту 2,22 процентка тигезләнәчәк.