Чаллыда юлда йөрү картасының бәясен төшерделәр
Чаллыда лимитсыз «проездной» бәясе үзгәртелде. Шәһәр мэр Наил Мәһдиев кушуы буенча аның бәясен төшерделәр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова шул хакта яза.
«Автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз юлда йөрү картасының бәясе 2400 сум була. Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум тора. Шулай ук чикле, 50 тапкыр йөрү өчен каралган билетлар да бар. Алар белән автобусларда да, трамвайларда да йөреп була. Бәясе 1800 сум», – ди Фәрид Сәлахов.
Искәртик, шәһәр транспортларында лимитсыз «проездной»лар 1 февральдән кертелә. Башта аларның бәяләре кыйммәтрәк иде.