ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актаныш районы Такталачык авылы егете «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

0

Актаныш районы Такталачык авылы егете Илгиз Сәлимгәрәев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Хәрби хезмәткә җаны-тәне белән бирелгән Илгиз Сәлимгәрәев әле махсус хәрби операция башланганчы ук «Тимер» батальонына языла. Польшада армия хезмәтен үткәндә шофер һөнәрен бар нечкәлекләренә кадәр үзләштерә. Булганның кадерен белү, һәм автомобильләргә мәхәббәте батырлык кылырга зур этәргеч ясый. Илгиз, махсус хәрби операциянең иң кайнар ноктасында ут эченә кереп өч йөк машинасын алып чыга. Аның батырлыгы «Батырлык» өчен медале белән бәяләнә.

Хәрбинең хатыны Гөлназ Гарифуллина барыбызга да яхшы таныш, ул «Без бергә» төркеменең актив волонтерларының берсе. «Уфа-ойл» ягулык станциясендә оператор булып эшли. Сменалы эшенең яллары җитүгә «Яшьлек» яшьләр үзәгенә ашыга.

«Илгиз махсус хәрби операциядән өч тапкыр ялга кайтып килде. Соңгы кайтуында йөрәге авыртып, кан басымы күтәрелеп ай ярым Рязань, Курск, Мәскәү шәһәрләрендәге госпитальләрдә дәваланды. Аннан бер ай өйдә, Актанышта яшәп хәл җыйды. Сәламәтлегең борчый бит, әйдә, тагын бераз дәвалан әле, дисәк тә, «Мине анда егетләр көтә», дип кабат юлга кузгалды. Элемтә начар булгач, сөйләшүләр авыррак. Берүк исән-сау гына кайтсын, Илгизем», - ди Гөлназ ханым.

Илгиз белән Гөлназ 1998 елдан бирле бергә. Уллары Илмирга тиздән 19 яшь тула. Хатынының, бердәнбер улының изге теләкләре, аны өзелеп көтүләре Илгизгә көч-куәт өсти.

Гөлназның волонтерлык белән шөгыльләнүен белгәч, Илгизнең командиры «аккумуляторлар булмасмы», дип сораган. Гөлназ бүген хәрбиләрнең ихтыяҗларын кайгырту белән мәшгуль.