Аксубайда яңа елда дөньяга аваз салган беренче сабыйны хөрмәтләделәр
Аксубай башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов Регина һәм Эдуард Гайнуллиннарны кызчыклары тууы белән котлады. Нәни Әмилә 3 гыйнварда туган һәм 2025 елда Аксубай районы халкын тулыландырган беренче кеше булып тора. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Ул Казанның бала тудыру йортында дөньяга килгән, ә туган урыны итеп Аксубайны яздырганнар. Өлкән кызыбыз Әминәгә яшь тә сигез ай, ул балалар бакчасына йөри, дисциплинага өйрәтелгән. Район Советына әти-әнисе һәм сеңелкәше белән килгәч, Әминә үзен, барысын да аңлаган кебек, сабыр тотты. Ә ике атналык Әмилә очрашу ахырына кадәр әнисе кулында тыныч кына йоклады.
«Яшьләрнең тормыш корып кече ватаннарында калулары район өчен бик мөһим. Аларның гаиләләрендә балалар туа һәм шул рәвешле районда демографик вазгыять саклана, яхшыра. Чын күңелемнән бәләкәчнең сәламәт һәм шәфкатьле булып үсүен телим», – диде район җитәкчесе.
Башкарма комитет җитәкчесе гаиләгә сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде, яшь әнигә чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук аларга Башкарма комитет исеменнән рәхмәт белдерде.
Гайнуллиннар әле гаилә тормышы юлын башлыйлар гына, 2023 елда өйләнешкәннәр. Алар әлегә фатир арендалап яши, үз торакларын төзү планнары бар. Аларның барысы да алда, ә хәзер төп кайгырту булып яңа туган бәләкәч һәм аның апасы тора.