Рөстәм Миңнеханов Россия Югары суды каршындагы Суд департаменты башлыгы белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Югары суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмә вакытында яклар хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре хакында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстанның район (шәһәр) судлары эшчәнлеген тәэмин итү, аларның матди-техник базасын ныгыту, суд системасын алга таба цифрлы үстерү хакында сүз барды.
Очрашуда шулай ук ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һ.б. рәсми затлар катнашты.