Тукай әдәби музеенда Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган лекция була
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган ачык лекция оештырыла. Лекцияне язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укый.
«Музейда Габдулла Тукайга һәм аның замандашларына багышланган чаралар еш уздырыла. Шәехзадә Бабич белән Габдулла Тукай бер дәвердә яшәсәләр дә, беркайчан очрашмаганнар. Әмма Бабич Тукайны үзенең остазы дип санаган һәм аның үлеменә багышлап шигырьләр иҗат иткән», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Ачык лекциядә Шәехзадә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителә. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Галимҗан Гыйльмановның шәхси архивында саклана, диелә хәбәрдә.
Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнаша.
Татарстан Милли музее тәкъдим иткән белешмә:
- Шәехзадә Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында яза. Укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында 24 яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
- Үзе исән чагында Шәехзадә Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Галимҗан Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.