ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татар һәвәскәр композиторларының «Барлау» дип исемләнгән антологиясе чыккан

0

Татарстан китап нәшриятында «Барлау» татар һәвәскәр композиторлар антологиясе басылып чыкты. Ул композитор Риф Гатауллинның озак еллар буе һәвәскәр композиторлар белән эшләү дәверендә туплаган материаллары нигезендә төзелгән.

«Әлеге антология үз эченә җиде унъеллыкны (1940-2000 елларны) ала, шул елларда иҗат иткән 194 һәвәскәр композиторның, музыкаль анализ ясамый гына, иҗаты, кыскача тормыш юлы белән татар телендә таныштыра. Антологиянең географиясе киң, ул Татарстан белән генә чикләнми, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче татар һәвәскәр композиторларын да барлый. Мәсәлән, Томск, Свердловск, Новосибирск, Башкортстан, Мәскәү, Мордовия һ.б», - диде Риф Гатауллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Риф Гатауллин 1991 елда Татарстан, Башкортстан республикалары, Россия һәм БДБ илләренең татарлар яши торган төбәкләрендәге татар һәвәскәр композиторларын туплап Һәвәскәр композиторлар оешмасы төзүен билгеләп үтте. «Һәвәскәрләр оешманы яратып «Барлау» дип атап йөртә. Мин әлеге композиторларны һәм аларның иҗатларын озак еллар тупладым һәм, ниһаять, барысын бергә бер китапта җыеп чыгару мөмкинлеге туды», - диде ул.

Риф Гатауллин

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Антологиядә һәр һәвәскәр композиторның икешәр әсәре урын алды. Исән булган композиторлар әсәрләрне үзләре тәкъдим итте, исән булмаган композиторларның әсәрләрен үзем сайлап алдым. Китапның тиражы – 1050 данә. Антологияне тәкъдим итү кичәсен дә оештырырга ниятлибез», - диде китапның төзүчесе.

Аның әйтүенчә, ул профессиональ музыкантларга, татар музыка сәнгате үсеше белән кызыксынучыларга да файдалы кулланма булыр. «Антология Татарстан китапханәләренә дә таратылачак, нәшрият кибетләреннән сатып алып булачак. Антологиянең хронологик һәм алфавит тәртибендә төзелгән булуы теләсә кайсы композитор турындагы мәгълүматны тиз генә эзләп табу мөмкинлеген бирә», - диде Риф Гатауллин.

«Барлау» антологиясе Татарстан Рәисе һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күргән.