Чаллыда фатир бәяләре, Казан белән чагыштырганда, күпкә арткан
Чаллыда фатирларның бер квадрат метры 150 мең сум тирәсе тора. «МИР КВАРТИР» федераль портал белгечләре яңа йортларда 32 кв.м кадәр булган фатир бәяләрен өйрәнгән. Моның өчен алар Россиянең 70 шәһәрендә тикшерү үткәргән. Бәяләр барлык шәһәрләрдә диярлек арткан. Махачкала, Белгород һәм тагын берничә шәһәрдә генә хаклар үзгәрмәгән, бераз кимегән дә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гүзәл Шиһапова яза.
Бәяләр аеруча 2024 ел башында, ташламалы ипотека программасы гамәлдә булганда күтәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чаллыда 32 кв.м. мәйданнан зур булмаган фатир 4 миллионнан бераз артык тора. Бер ел дәвамында бәяләр 42,3 процентка арткан. Чагыштыру өчен Казанда мондый кечкенә фатирлар 6 миллионнан бераз кыйммәтрәк тора, әмма бәяләр 13 процентка гына арткан.