ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Шүрәле турында балалар әкият-мюзиклын куячаклар

0

Казанның «Чулпан» Мәдәният үзәге сәхнәсендә «Шүрәле. Көтмәдегезме?!» балалар әкият-мюзиклын куярга ниятлиләр. Проектның продюсеры, композитор Марат Әхмәтшин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, проектта Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Айзат Мәрдан, Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Резеда Шәрәфиева, Ләйсән Мәхмүтованың катнашуы көтелә. Мюзикл солистлар, «Казан» бию ансамбле, «Балалар филармониясе» һәм «Казан нуры» оркестры катнашында Казан шәһәр филармониясе тарафыннан куела.

Сюжет буенча, бервакыт Шүрәле янына бер яшүсмер килә һәм аның сөйгәнен урлаган Аждаһага илтә торган юлны күрсәтүне сорый. Алар бергәләп бик күп сынаулар уза, юлларында Су анасын, Камыр Батырны, Кәҗә белән Сарыкны, Акбайны (һ.б.) очрата.

Продюсер фаразлавынча, мюзиклның 16 куелышы булачак, аларны 7440ка якын кеше тамаша кылыр дип көтелә. Әкиятне ТНВ, ТНВ Планета, Шаян ТВ, Мәйдан телеканалларында күрсәтергә ниятлиләр. Проект «Нәүрүз», «Алтын битлек» кебек Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә, шулай ук Истанбулдагы Халыкара театр фестивалендә милли мәдәни тәкъдим итү максатыннан да гамәлгә ашырыла.

Проектның иҗат төркеменә драматург һәм режиссер, театр менеджеры Илгиз Зәйниев, сценограф Сергей Скоморохов һәм композитор Марат Әхмәтшин керә. Аларның хезмәттәшлеге 2006 елда Камал театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакленнән башлана. 2025 елда биредә «Кәҗә белән Сарык» әкияте куела. Узган ел куелган «Тукай циркта» эстрада-цирк тамашасын Татарстанның мәдәни тормышындагы ел вакыйгасы дип атыйлар.