ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә гомерне иминиятләштерү килешүләре буенча салым чигерүе барлыкка киләчәк

0

Россиядә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән гомерне өлешләп иминиятләштерү килешүләре буенча физик затлар өчен салым чигерүе кертеләчәк. Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка аны тәкъдим итү механизмын эшләргә кушты, диелә Кремль сайтындагы күрсәтмәләр исемлегендә.

Текстта әйтелгәнчә, салым чигерүен кеше тарафыннан иминиятләштерүнең әлеге тибына сарыф ителгән суммалар нисбәтендә һәм «озак вакытлы саклык акчалары килешүләре нигезендә салым чигерүе күләме чикләрендә гомерне иминиятләштерүдә башка төрле озак вакытлы килешүләр» буенча алып булачак.

Законга тиешле үзгәрешләр 2025 елның 15 июленә кадәр формалаштырылыр һәм кертелер дип көтелә.