ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшел Үзәндә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» истәлекле стеласын урнаштыралар

0

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алган Россия шәһәрләрендә герб сурәте төшерелгән истәлекле стела урнаштыралар. Кичә Яшел Үзән дә әлеге мактаулы статусны алда. Анда 2025 елда истәлекле билге куелачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Мэрның матбугат сәркатибе Регина Чибрикова сүзләренчә, шәһәрдә гавами тыңлаулар оештырыла. Шәһәр кешеләре катнашында стела урнаштыру өчен урын сайлаячаклар.

«Алда зур эш тора, һәр фикер исәпкә алыначак. Без халык белән уртак фикергә килергә әзер», - дип ышандырды агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, Яшел Үзәндә Җиңү көнен бәйрәм итү концепциясен эшли башладылар. Чибрикова сүзләренчә, быел бәйрәм «үзенчәлекле була».

«Кичә социаль челтәрләрдә шәһәр кешеләреннән бик күп комментарийлар булды. Һәм чыннан да, бу бер зур уртак җиңү буларак кабул ителә. Комментарийларда хуплау, шулкадәр шатлык белдерелә!» - диде администрация матбугат хезмәте башлыгы.

Бүгенге көндә Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 ветеран яши. Сугышта катнашучыларга шәһәргә мактаулы статус бирелү турында хәбәр иттеләр. Җиңүнең юбилей елында алар өчен тантаналар һәм кабул итүләр оештырыла.

Искәртик, Яшел Үзәнгә һәм Россиядәге тагын 6 торак пунктына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Татарстандагы шәһәрдән тыш, мактаулы исемгә Курган, Югары Пышма (Свердловск өлкәсе), Ишембай (Башкортстан Республикасы), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Ленинск-Кузнецкий (Кемерово өлкәсе — Кузбасс) һәм Салехард (Ямал-Ненец автономияле округы) лаек булды.