Гөлзадә Сафиуллина: Илһам Шакиров – моң дәрьясын бүләк итеп калдырган җырчыбыз
Яңа татар бистәсе зиратында татар халкының бөек җырчысы – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны искә алып, каберен зиярәт кылдылар. Быел 15 февральдә Илһам Шакировның тууына 90 ел, вафатына 6 ел. Чарада мәшһүр җырчының сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары, артистлары һәм җәмәгатьчелек катнашты.
Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина Илһам Шакиров белән озак еллар эшләгән. «Ул безгә моң дәрьясын бүләк итеп калдырган җырчыбыз. Илһам абый арабыздан китсә дә, без аны онытмыйбыз, рухына дога кылабыз. Бик күп варислары, укучылары калды, алар бүген дә аның юлыннан бара. Яңа гына Илһам Шакировка багышланган «Шәхесләр» сериясеннән китап чыкты», - дип билгеләп үтте ул.
«Илһам ага арабыздан киткәннән соң, көн саен диярлек шундый матур итеп төшемә керде. Без бик матур эшләдек. Илһам абый минем генә түгел, бик күпләрнең укытучысы. Ул – бөек шәхесебез. Бөек шәхесләргә, үзегез беләсез, бик каты яу бара. Илһам абыебызны да, аңа тел тидермичә саклый алсак, без милләт буларак яшәячәкбез. Шуңа күрә аның музеен, һәйкәлен булдырып, дин кушканча эшләп, барысын да тормышка ашырсак иде. Урыннары җәннәттә, рухы шат булсын», - диде Гөлзадә Сафиуллина.
Искә алу чарасын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. «Бу дәвер эчендә бик күп эшләр эшләнде, күп догалар укылды. Илһам аганың бөтен тормышы филармония сәхнәсендә узды. Егерме елдан артык ул Кадим Нуруллин белән бергә эшләде, алар бер-берсен бик хөрмәт итте. Илһам абый ярты гасырлык иҗат гомерендә бик күп кешеләрне олы сәхнәгә бастырды, алар инде зур шәхесләр, милләт көрәшчеләре булып үстеләр», - диде ул.
«Алты ел узса да, эзебезне суытмыйбыз, ел саен шушы көнне зиратка киләбез. Илһам абыйны соңгы юлга озаткан көнне табигать котырды, буран кузгалган иде. Без бөтен халык белән Илһам аганы зурлап, аны Татар дәүләт опера һәм балет театры залыннан озаттык. Илһам абый татар халкының йөрәгендә, татарга илһам биреп торучы. Үзе китсә дә, ул безгә бик кирәк. Без аның исеме белән бөтен чараларны, җыр-моңыбызны бәйлибез», - диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.
Ул халык шагыйре Гәрәй Рәхимнең сүзләрен яңгыратты. «Ул: «Тукай – сүзе, Сәйдәш – музыкасы, юллаучысы – Илһам Шакиров», - дип яза. Әлеге шәхесләрнең өчесе дә бу зиратта җирләнгән. 15 февральдә Илһам абыйның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Аның исемендәге премия биреләчәк. Һәйкәл кую турында да сүзләр йөри. Халкыбыз аны онытмый, догалар кылып торабыз. Исән-сау булыйк, остазыбызны онытмыйк, йөрәк түребездә саклыйк», - диде филармония директоры.
«Илһам абыйны хөрмәтләп җыелганыгыз өчен рәхмәт. Илһам абый, Әлфия апа – милләтебезнең йөзек кашлары. Милләт, тел, гореф-гадәт, татар халкы өчен дип яшәделәр, гомерләрен шуңа багышладылар. Илһам абый: «Үлем табигый әйбер, барыбызга да киләчәк. Матур итеп яшәргә кирәк», - дип әйтә иде. Илһам абый үзе яшәгән дәвердә татар халкы өчен бик күп эшләр эшләп калдырды, һәркемгә ярдәм итәргә тырышты», - диде Илһам Шакировның энесе (племяннигы) Флүр Шакиров.
Озак еллар Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев алты ел дәверендә Илһам Шакиров каберенә килеп йөрүен әйтте. «Каберен чистартып, карап торам. Аны соңгы юлга озаткан көн бик буранлы иде. Республика клиник хастаханәсенә ятканда 14 гыйнварда Илһам абый янына Разил абый килде, үзенең биографиясен сөйләде, Илһам абый күз кысып кына сәламләде. 15 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Илһам абыйны ашаттык, юындырдык. Кичен 16.00 сәгатьтә кисәк кенә хәле начарланды һәм арабыздан китеп барды», - дип искә алды ул.
«Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт. Илһам абыйны үз фатирына алып кайттык, төнлә сакладык. Барыгызга да рәхмәт. Илһам абыйга Казан шәһәрендә һәйкәл куелса, бу безнең өчен зур батырлык, аның өчен зур истәлек булыр иде. Урыны җәннәттә булсын», - диде Илһам Хаҗиев.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Илһам Шакиров рухына дога кылды. Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды.
- Шакиров Илһам Гыйльметдин улы – 1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат була. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).
- Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.