ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илдар хәзрәт Баязитов: «Ярдәм» фонды хөкем ителгәннәргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә

0

«Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов фондның эшчәнлегендә махсус хәрби операциядән кайтучылар һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыгучылар белән эшләүгә зур игътибар бирелүен билгеләде. Бу хакта ул хәйрия фондының 2024 елгы эшчәнлеге һәм 2025 елга планнарына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

  • «Ярдәм» хәйрия фонды узган елга нәтиҗәләр ясады

«Безнең фонд Татарстан колонияләрендә хөкем ителгәннәргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Бу – корбан ите, Рамазан аенда азык-төлек һәм ифтарлар уздыру. Моннан тыш, без иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәргә, иреккә чыкканнан соң, ресоциализацияләшергә ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта Апаста элеккеге хөкем ителгәннәрне пробацияләү үзәген, ягъни иректән мәхрүм итү урыннарында күп вакыт уздырган һәм социаль элемтәләрен югалткан татарстанлылар өчен уңайлы яшәү урыннары булдыруны планлаштырабыз. Янәшәдә кошчылык фабрикасы төзелә, анда алар эшләячәк. Шуның аркасында без рецедив процентын киметергә өметләнәбез», – диде ул.

Илдар хәзрәт әлеге пробация үзәгенең ачылуы 2025 елга планлаштырылуын хәбәр итте.

Шулай ук махсус хәрби операциядән кайтучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган һәм һәлак булганнарның гаиләләре өчен «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» тернәкләндерү курсы.

Фондта инвалидлар өчен озак вакытлы карау буенча «сиделка»лар әзерләү проекты да эшләтеп җибәрелгән. Курс «Шәфкатьлелек кулы» дип атала. «Курсларга ихтыяҗ бик зур. Бу деменция һәм башка авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә актуаль түгел, хәзер махсус хәрби операциядән кайгырту кирәк булган кешеләр кайта. Якындагы елларда мөмкинлекләре чикле һәм авырулары булган кешеләрне карап торучыларга ихтыяҗ үсәчәк кенә», – дип билгеләде Илдар хәзрәт Баязитов.

Беренче курслар Россия ислам институты базасында уздырыла. 20ләп кеше әлеге курста белем алырга теләк белдерә.

«Хәзер яңа курслар яздырабыз. Без «сиделка»ларны бөтен Россиядән әзерләргә телибез. Бездә башта курсларны хатын-кызлар узды, хәзер безгә ирләр дә кирәк, чөнки махсус хәрби операциядән кайтучыларны карау өчен ир-ат куллары булуы мөһим. «Сиделка»ларның көнкүреш эшләре белән генә шөгыльләнүе түгел, ә психологик ярдәм дә күрсәтә алуы мөһим. Шуңа күрә укыту программасына рухи өлеш тә, практик өлеш тә кертелгән, укучылар грамоталы рәвештә ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәкләр», – ди хәйрия фондының рәисе.