ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Татарстан һәм Зимбабве хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләрен атады

0

2023 елда Татарстан һәм Зимбабве арасында товар әйләнеше артканнан соң, 2024 елда күрсәткечләр кимеде. Шул ук вакытта, якларның элемтәләрне үстерү өчен бик күп юнәлешләре бар, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве делегациясе белән очрашуда. Чара Казан Кремлендә узды, дип хәбәр иттеләр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.

Татарстан Зимбабвега төрле вакытта республикада җитештерелгән «КАМАЗ» автомобильләре һәм вертолетлар озатты, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең вертолетлар дөньяның күп илләренә җибәрелә. Әйтик, 2022 елда Зимбабвеның Кыргый табигать парклары идарәсе белән төрле вертолетлар сату буенча килешүләр имзаланды», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, энергетика, машина- һәм автомобильләр төзү, аларга компонентлар җитештерү, IT, медицина һәм фармацевтика да компанияләр өчен перспективалы юнәлешләр булып тора.

Тулаем алганда, Татарстан Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан үскән төбәкләреннән берсе. Нефть табу һәм эшкәртү, шулай ук нефть химиясе республика икътисадының нигезен тәшкил итә.

«Без полимерлар эшләп чыгарабыз, авиатөзелеш – самолетлар һәм вертолетлар җитештерү, шулай ук двигательләр төзү дә яхшы үсеш алган. Безнең республика йөк автомобильләре җитештерү буенча да алга киткән, моннан тыш, без суднолар, газ- һәм суырту станцияләре, компрессорлар да эшләп чыгарабыз», - диде Миңнеханов.

Ул шулай ук IT-өлкәләр, яңа материаллар, робототехника, нано- һәм биотехнологияләр үсешен билгеләп үтте. Моннан тыш, төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да ил күләмендә алдынгы.

Ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы да Татарстан һәм Зимбабве арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә этәргеч булырга мөмкин. Чарада катнашу хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектлар буенча эшчәнлек хакында фикер алышырга, шулай ук эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

«Зимбабве делегациясен май аенда әлеге форумда катнашырга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кунакларга.

Тагын бер перспективалы юнәлеш – мәгариф. Татарстан Россиянең фәннең алдынгы юнәлешләре буенча тикшеренүләр үткәрелә торган әйдәп баручы фәнни үзәкләре арасына керә. Әмма, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан югары уку йортларында белем алучы 22 мең чит ил студентының уникесе генә Зимбабведан килгән.

«Безнең югары уку йортларында белем алу өчен сездән күбрәк студентлар көтәбез, - диде ул. – Бүген бездә яшьләр белән зур эш алып барыла, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итә алыр идек дип уйлыйм».

Ул бүгенге очрашуның Россия-Зимбабве хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән Зимбабве арасындагы элемтәләрне алга таба үстерүне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. Шул исәптән Татарстан Рәисе бизнес-делегацияләр белән алмашу кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Зимбабвеның җирле үзидарә һәм иҗтимагый эшләр министры Гарве Дэниэл, үз чиратында, программаның югары дәрәҗәдә оештырылуы, аның бай һәм яхшылап уйланган булуы өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шуннан соң Зимбабве Президенты Эммерсон Мнангагва әфәнденең аның коллегасы – Россия Президенты Владимир Путинга сәламен тапшырды.

«Без Зимбабве Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрнең бик җылы булуын аңлыйбыз. Һәм Россия Федерациясе ягыннан ярдәмне тоябыз. Илебезнең лидерлары СССРда белем алган», - диде Гарве Дэниэл.

Зимбабве делегациясе Татарстанда рәсми визит белән 19 гыйнварга кадәр булачак.