Чаллыда ир-ат баланы кыйнау сурәтләнгән видео чыкканнан соң, полиция тикшерү башлаган
Ир-ат баланы кыйнау төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Шәһәр халкы белдерүенчә, бу хәл Чаллыда 32нче комплекста булган.
Роликта ир-атның кар өстендә йөзтүбән яткан малайны тотып торуы күренә. Бала торырга тырыша, ләкин ир-ат аны яңадан бөтен көче белән карга ыргыта.
«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.