ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстан – уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында беренче урында

0

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара. Бу – игътибарга лаеклы нәтиҗә, дип белдерде бүген Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, статс-секретарь Андрей Пудов Казанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга.

«Татарстан яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Аларның берсе – уртача хезмәт хакы күрсәткече, аның буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны били. Бу – игътибарга лаеклы нәтиҗә. Без Татарстанны эшсезлек дәрәҗәсе, туучылар саны белән бәйле күрсәткечләр буенча да билгеләп үтәбез, бу күрсәткечләр югары», - диде ул.

Төбәктә гамәлгә ашырылган чаралар комплексы зур әһәмияткә ия, дип искәртте Пудов. Биредә гаиләләрдәге өченче балаларга ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла.

«Бу федераль генә түгел, республика акчалары да. Күрсәткечләр катлаулы, әмма ирешерлек. Республика җитәкчелеге җаваплылыкның бөтен тулылыгы белән аңлый һәм әлеге күрсәткечләргә ирешү өчен тиешле чаралар күрә», - диде Пудов.