Чаллыдагы балалар бакчасы мөдирен баланы кыйнау белән бәйле низагтан соң эштән җибәрделәр
Чаллының 22нче «Колокольчик» балалар бакчасы мөдире Айгөл Шәрипованы баланы кыйнау белән бәйле җәнҗалдан соң эштән җибәрделәр. Автокала мэриясе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар. Анда мөдирнең «эш бирүче инициативасы буенча» эштән җибәрелүе хакында хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» агентлыгы әлеге хәлнең 2024 елның октябрендә үк булуы хакында язган иде. Балалар учреждениесендә шәхси эшкуар тарафыннан оештырылган түләүле дәресләр үткәрелгән. Шушы хәлдән соң җирле хакимият эшкуар белән аренда килешүен өзгән. Балалар бакчасында дәресләр бүтән уздырылмаган.
Тикшерүчеләр «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.