Татарстанда температура -1 градуска кадәр күтәреләчәк
Чәршәмбе, 15 гыйнварда, Татарстанда көндез урыны белән кар явачак. Кайбер районнарда буран булуы да ихтимал.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада чәршәмбе көнне көньяк-көнбатыштан җил көтелә. Аның тизлеге 6-11 м/с тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән ул 15 м/с ка кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң (-3..-8), көндез республикада температура -6...-1 кадәр күтәреләчәк.
Cиноптиклар юлларда бозлавык барлыкка килүен кисәтә.