Саратовта Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесенә әзерләнәләр
Саратовта меценат Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә IV Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесенә әзерлек башланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 2025 елның 12 февралендә Собинов исемендәге Саратов консерваториясендә узачак. Конкурсны Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Возрождение» гомумроссия предприятие-оешмалар классификаторы һәм «Родник» мөселман хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештыра.
2024 елда Изге Китап текстын белүдә хатын-кызлар ярышса, быел исә бәйге ир-атлар арасында узачак.
Конкурста 15 төбәктән килгән утызга якын кеше катнашыр дип көтелә. Бәйге ике номинациядә («Коръәнне тулысынча яттан белү» һәм «Соңгы 10 җүзне яттан белү») үтә.
Оештыручылар карары белән беренче номинациядә Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашкан, шулай ук Бөтенроссия конкурсларында беренче 3 урынны алган затлар ярыша алмый.
«10 җүз» номинациясендә дә берничә шарт (катнашучылар 20 яшьтән узмаска һәм коръәнхафиз булмаска тиеш) бар.
Искәртеп үтәбез, жюри әгъзалары һәм тыңлаучылар конкурсантларны консерваториянең 400дән артык кеше сыйдырышлы Зур залында бәяләр дип көтелә. Былтыр бәйге Театр (кече) залында узган иде.
Чарада теләгән һәркемне көтеп калалар. Тамашачылар арасында хаҗга юллама да уйнатылачак.