Казанда метро станцияләренең берсендә электропоезд юлына егылып төшкән егет исән калган
Казанда «Кремль» метро станциясендә состав алдына егет егылып төшә. Электропоезд машинисты туктап өлгерә, нәтиҗәдә егет исән кала.
«Электропоезд машинисты ашыгыч рәвештә тормозга баса. Егет исән», – дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә. Бу хәл килеп чыгу шартларын полиция тикшерә.
Казан метрополитенындагы инцидент белән бәйле рәвештә хәрәкәт 9 минутка тоткарланган.