Ихсанов Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле итеп билгеләнде — Миңнеханов карары
Илсур Ихсанов Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле итеп билгеләнде. Аның вәкаләтләре срогы - өч ел. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган карарда билгеләнгән.
ТР Рәисенең Татарстанның Башкортстандагы даими вәкилен вакытлыча башкару турындагы карары үз көчен югалта, дип билгеләп үтелә документта.