ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Думасында пенсия балларын сатып алу мөмкинлеге турында аңлаттылар

0

2025 елдан башлап, картлык буенча пенсия алу өчен гражданинның кимендә 15 еллык эш стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булырга тиеш. Быел пенсия баллары алу мөмкинлеге турында «Татар-информ»га Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде.

«Пенсия балларын теләк буенча болай гына сатып алып булмый. Аларны пенсиягә чыгар алдыннан тиешле баллары җитеп бетмәгән эшләүче гражданин сатып алырга мөмкин. Бу индивидуаль: берәүләр өчен, мәсәлән, бер-ике балл җитмәгән очракта ИПК (индивидуаль пенсия коэффициенты) алу яхшырак, ә кайберәүләр өчен кирәкле күрсәткечләрне туплау өчен эшләүне дәвам итү яхшырак була», – дип сөйләде ул.

Светлана Бессараб сүзләренчә, пенсия баллары сатып алу – шактый кыйммәт.

«2025 елда минималь взнос – якынча 60 мең сум», – диде ул.